Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Әңгәмә барышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева Татарстан Республикасы һәм «Сәләт һәм уңыш» мәгариф фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Аерым алганда, документ республикада Сочиның “Сириус " моделе буенча сәләтле балалар региональ үзәген булдыруны күздә тота.