Казан балалар бакчаларында "Инклюзия көннәре” узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Казан балалар бакчаларында берьюлы берничә Инклюзия көне узды. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр һәм чакырылган кунаклар катнашты. Инклюзия көннәре «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты кысаларында узды, аның инициаторлары - Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре). Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы.

«Дәрескә – бергә» проектына кертелгән 5 балалар бакчасыннан 200дән артык бала Инклюзия көннәрендә берләшкән чаралар үткәрүдә катнашты. Бу якты вакыйгалар балалар алган инвалидлык турындагы белемнәрне ныгытуга ярдәм итте, аларның ата-аналарына һәм тәрбиячеләренә җәмгыятькә яраклашырга һәм тулы тормыш белән яшәргә тиешле сәламәтлеге чикле булган кешеләр барлыгын искә төшерде.

Бәйрәм кысаларында квестлар, викториналар, боччу уены узды. Балалар бик канәгать булдылар. Кызыклы уеннар аларга һәркөнне инвалидлыгы булган кешеләргә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүен аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International