Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яңа мәгариф законыннан ни көтәргә?
2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Елъярымга сузылган фикерләшүдән соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк.
Әмма белгечләр фикеренчә, документны камилләштерү юнәлешендәге эш әле тәмамланмаган. Хәзер дискуссияләр парламент дәрәҗәсендә дәвам итәр дип көтелә.“Мәгариф турындагы” закон проекты бүген гамәлдә булган 1992 елгы “Мәгариф турындагы” һәм 1996 елгы “ Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем бирү” законнарын алыштырырга тиеш. Закон проектының беренче версиясе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда урнаштырылды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул кискен рәвештә кире кагылды. 2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарыла. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелә һәм төзәтмәләр кертелә. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрә. Һәм, ниһаять, канунның алтынчысы Дәүләт Думасына кертелергә әзер дип табыла. Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә ала. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем, ә студентларга стипендияләрнең артуын вәгъдә итә. Фикерләшүләр барышында күпчелек яңа закон кабул ителгәннән соң илнең мәгариф системасы түләүле белем бирүгә күчәргә мөмкин дигән курку белдерде. Әмма Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев: “Россиядә белем бирү түләүле булмаган һәм булмаячак”, дип искәртте.
Д.Медведев сүзләренчә, элеккеге законда каралган һәрбер укучыга белем алу шартлары тудыру, мәктәпне сайлау, туган телдә уку мөмкинлеген бирү кебек нигезләмәр яңасында да өстенлекле булып кала, ләкин алар детальләштерелә. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов әйтүенчә, яңа канун 2012 ел ахырында-2013 ел башында кабул ителергә тиеш.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз