Алар хәзер инглиз телен “су кебек эчә”

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында өстәмә һөнәри белем бирү курсларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Әлеге укулар 3 ел дәвамында алып барылды һәм анда Казанның төрле югары уку йортларында белем алучылар инглиз теле буенча тирәнтен белем эстәде.
КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов диплом тапшыру тантанасында искәртеп узганча, соңгы елларда республикада ике дәүләт теле белән беррәттән чит телне дә өйрәнергә теләүчеләр артканнан-арта бара. “Алар мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, ә төрле тармакта эшләүчеләр дә. Әйтик, быел, Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәмендә оештырылган татар телен өйрәнү курсларында 1 меңнән артык кеше белем алды. Башка телләр буенча да шундый эзлекле эш алып җәелдерелә”, - диде институт директоры.
Федераль университет җитәкчелеге шушы максаттан Филология һәм сәнгать институты каршында Казан халыкара лингвистика үзәген оештыру карарын кабул итте һәм бу проект республика җитәкчелеге тарафыннан да хуплау тапты. Алга таба үзәктә республикадагы дәүләт телләре белән беррәттән, инглиз, немец, француз, испан, шулай ук көнчыгыш, башка телләрне өйрәнү буенча укулар да алып барылачак.
Өстәмә һөнәри белем алу турында дипломга ия булган Инесса Васильева КФУ магистратурасында белем ала. “Мин мәктәптә инглиз телен өйрәнгән идем инде, Финанс-икътисад институтында исә немец телен үзләштердем. Шушы курслар оештырылу турында ишеткәч тә, мин барып гариза бирдем һәм монда алган белем ярдәмендә хәзер мин инглиз телендә иркен аралаша алам. Өч ел дәвамында безнең белән ныклы эш алып барган мөгаллимнәргә зур рәхмәт”, - ди Инесса. Алмаз Гайсин исә элеккеге Казан авиация институтын тәмамлаган һәм хәзер шушы уку йортында аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклаган. “Инглиз телен инде мин моңарчы да өйрәнгән идем. Тик эш барышында ул белемнәрнең генә җитенкерәмәвен аңладым һәм бик теләп әлеге курсларга килдем. 3 ел сизелми үтеп тә китте. Мин монда укуым һәм диплом алуым белән нык горурланам. Алдагы эшчәнлегемдә ул миңа нык ярдәм итәчәк һәм башкаларга да шушындый югары дәрәҗәдәге курсларда белем эстәргә киңәш итәр идем”, – ди Алмаз Гайсин.
КФУның Филология һәм сәнгать институты оештырган инглиз теле буенча өстәмә һөнәри белем бирү курсларын 56 кеше тәмамлады һәм мондый укулар алга таба да дәвам иттереләчәк, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International