Бүген Россиядә беренче тапкыр кытай теле буенча БДИ тапшыралар

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

5 июньдә мәктәп укучылары беренче тапкыр кытай теле буенча БДИ тапшырачак. Беренче көнне чыгарылыш сыйныф укучылары язма өлешне башкарачаклар. Телдән - өч көннән соң. Барлыгы кытай теле буенча белемнәрен РФнең 43 төбәгеннән 289 кеше тикшерәчәк. Татарстанда кытай теле буенча БДИны өч укучы тапшырачак. Бу Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International