Театр елында Идел буе федераль округында яңа иҗтимагый проект – “Театраль Идел буе” фестивале гамәлгә ашырылачак. Бу проектка Халыкара театр көнендә Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров старт бирде.
«Театраль Идел буе» округ фестивале -Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты, ул мәдәни күзаллауларын киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру, яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү максатыннан оештырыла.