Физика буенча БДИ һәм чит телләр буенча имтиханнарның язма өлеше 5 июньдә өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды.
Физика буенча БДИда катнашу өчен 153 мең кеше гариза биргән, шуларның 150 меңе – агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Инглиз теле буенча БДИны 83 меңгә якын катнашучы тапшырды, шул исәптән агымдагы елда 82 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Немец теле буенча БДИда 1,4 меңгә якын катнашучы, француз теленнән – 900 кеше, испан теленнән – 157 катнашучы, кытай теленнән ( ул быел беренче тапкыр үткәрелә) - 75 катнашучы теркәлгән. Чит телләр буенча БДИның төп чоры-2019 катнашучылары 7 һәм 8 июньдә имтихан тапшырачак.