Казан укучысы Халыкара видеороликлар конкурсында җиңде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Казан укучысы “Әгәр сезнең Бөтендөнья мирасы шәһәрендә бер көнегез булса... " Халыкара видеороликлар конкурсында җиңү яулады. Нәтиҗәләр 3 июньдә Краковта Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмаларының XV Бөтендөнья конгрессында игълан ителде.

14 - 17 яшьлек катнашучылар арасында беренче урынны 177 нче лицейның 17 яшьлек укучысы Валерия Синдимирова алды. Аның эшен конгрессның барлык катнашучылары өчен зур экранда күрсәттеләр, анда шулай ук тарихи шәһәрләр җитәкчеләре һәм мирасны саклау өлкәсендә экспертлар җыелган иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны оештыручылар Казан укучысының талантын югары бәяләделәр, ул грамотаны гына түгел, кыйммәтле призны да алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International