Быел Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү өчен 3,5 мең волонтер кирәк, әмма теләүчеләр саны бу саннан дүрт тапкыр артып киткән. Оештыручыларга 15 меңнән артык гариза керде. Бу хакта бүген «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров Федерация Советы әгъзаларына һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларына Казанда киңәшмә алдыннан хәбәр итте.
"Волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар Россиянең 85 төбәгеннән һәм дөньяның 89 иленнән кабул ителде. Хәзерге вакытта без волонтерларны сайлап алу этабын төгәлләдек һәм аларны әзерли башлыйбыз”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз җитәкчелегендәге уртак киңәшмәдә катнашучыларга.