Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математикадан соңгы мәҗбүри имтихан тапшыра

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 июнендә төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында математика буенча төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

Математика буенча имтиханнарны Татарстанның 37 меңгә якын тугызынчы сыйныф укучысы тапшыра, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 889 бала. Алар өчен аерым аудиториядә махсус урнаштыру кулланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

ТДИ имтиханнар уздыруның 146 пунктында (ИҮП) үткәрелә, аларның 6сы медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

ДЧИ формасындагы математика буенча имтиханны 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 889 укучы, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 785 бала, инвалид балалар, инвалидлар тапшыра. ДЧИ 158 ИҮПда үткәрелә, шуларның 92 се өйдә, 2се медицина учреждениесендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International