6 июньдә Казанда Рус теле көнен үткәрү кысаларында туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
8 нче сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләре:
- Камалова Зөһрә, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе;
- Вәлиева Нәфисә, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты;
- Кәлимуллина Талия, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе.
10нчы сыйныфлар арасында:
- Хәбибуллина Динә, Казан шәһәре Совет районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Хәйруллина Софья, Казан шәһәре Мәскәү районының Ф. Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче номерлы гимназия;
- Насыйбуллина Диана, Башкортстан Республикасының Дюртюли шәһәре Н. Наджми исемендәге башкорт гимназиясе;
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында тантаналы чара “Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Олимпиадада Башкортстан, Чувашия, Калмыкия, Бурятия, Мордовия, Марий Эл, Коми, Якутия, Киров, Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Самара, Пенза, Оренбург, Свердловск, Саратов өлкәләре, Пермь һәм Ставрополь крайлары, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан 8 - 10 сыйныф укучылары катнашты.