Бүген абитуриентларның яртысы диярлек җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханын 10 июньдә 340 меңнән артык укучы тапшырачак.

10 июньдә җәмгыять белеме буенча БДИ узачак, ул чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау буенча иң күп имтихан булып тора. Бу көнне җәмгыять белеме буенча БДИда катнашу өчен 349 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән 343 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Бу предметны 2019 елгы БДИның төп чорында катнашучыларның 50% ка якыны сайлады.

Имтихан өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә имтиханнарны үткәрү буенча 4057 пункт җәлеп ителәчәк. Эш ике өлештән тора, барысы 29 бирем: 20 се кыска җавап һәм тугызы киңәйтелгән җавап белән. Аны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә, җәмгыять белеме буенча БДИда минималь балл 42 балл тәшкил итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең нәтиҗәләрен 25 июньнән дә соңга калмыйча беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International