Казан киләсе елда " БРИКС һәм ШОС – 2020 илләренең Студентлар язы” Халыкара фестивален кабул итәчәк. Бу хакта Ставропольдә III Халыкара студентлар язы ябылуында билгеле булды.
Халыкара студентлар язы рәисе Павел Красноруцкий Россия һәм Халыкара студентлар язы-2020 финалларын кабул итәчәк шәһәрләрне игълан итте.
Әйтик, фестивальнең финалы Ростов-на-Дону һәм Иркутскта узачак, ә «БРИКС һәм ШОС – 2020 илләренең Студентлар язы» Халыкара фестивале Казанда узачак. ТР башкаласына бөтен дөньядан иң яхшы студентлар киләчәк.