Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлар бәйгесе тәмамланды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Михаил Черников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International