Быел балаларны 1 нче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәләр

2012 елның 7 августы, сишәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының агымдагы елның февраль аенда дөнья күргән боерыгы нигезендә, Россия мәктәпләренә кабул итү ике этапта оештырыла. Теге бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу, 1 марттан башланып, 31 июльгә кадәр дәвам итә. Калганнар өчен 1 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.
Яңа тәртип буенча теге яки бу мәктәпкә беркетелгән микрорайон кешеләр әлеге белем бирү йортына иң беренче чиратта кабул ителергә тиеш. Әгәр анда буш урыннар калмаган булса, алар да кабул ителмәскә мөмкин. Бу очракта карарны муниципалитет яки шәһәр округы кабул итә. Беренче сыйныфка кергәндә электә кабул итү имтиханнары оештырылмый иде, хәзер дә шулай булачак. Әмма теге яки бу предметларны тирәнтен һәм профиль юнәлешендә өйрәнү программаларын тәкъдим иткән дәүләт һәм дәүләти булмаган мәктәпләр әлеге предметларны өйрәнүгә сәләте булган укучыларны сайлап ала ала. Бу кагыйдә сәнгать һәм спорт белән бәйле мәктәпләргә дә кагыла.
Мәктәпләрнең сайтларында һәм стендларында, 10 марттан да соңга калмыйча, ата-аналар өчен кирәкле мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Моннан соң мәктәп 10 көн дәвамында беренче сыйныфлардагы урыннар санын күрсәтергә тиеш. 1 августтан соң әлеге мәктәпкә беркетелгән йортларда теркәлмәгән балалар өчен буш урыннар турында игълан ителергә тиеш.
Мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләрнең балаларының документлары 31 июльгә кадәр кабул ителергә тиеш, калганнар документларын 1 августтан соң тапшыра.
Мәктәпкә 5 сентябрьгә кадәр кабул итәләр. Беренче сыйныфка кабул итү турында боерык 1 августтан да иртәрәк чыгарылмый. Әмма үзләренә беркетелгән территориядәге укучыларны иртәрәк кабул итеп бетергән мәктәпләр 1 августка кадәр дә “читтән” укучылар кабул итә башларга мөмкин.
Буш урыннарга кемнәрне кабул итәчәкләр? Көчлерәк мәктәпләр директорлары аларга әзерлеклерәк укучыларны кабул итәргә мөмкинлек бирүләрен сорый.
Яңа тәртип буенча буш урыннарга кабул иткәндә федераль һәм төбәк ташламаларына ия булган укучыларга өстенлек бирелә. Шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, хәрбиләрнең, прокурорларның, судьяларның балалары һәм караучысыз калган балалар да бу исемлеккә керә.
Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар бөтен документларны рус теленә тәрҗемә итәргә яки расланган тәрҗемәләр алып килергә тиеш.
Директорлар балаларны кабул итү турындагы барлык боерыкларны мәктәптәге стендта урнаштырырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International