Казанның яңартылган яшүсмерләр клубларында балаларга эшче белгечлекләренең төрле юнәлешләре буенча дәресләр тәкъдим итәчәкләр. Хәзер өстәмә белем бирү учреждениеләрендә реновация программасы кысаларында ремонт эшләре тулы куәтенә бара.