Rukami техник иҗат фестивален ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бөтен республика мәктәп укучыларының инновацион эшләнмәләренә бәя бирде.
"Бу фестивальдә куллар гына яки ниндидер техник күнекмәләр генә үсми, биредә синең белгечлегең нинди булуына карамастан, уйлау күнекмәсе үсә һәм стандарт булмаган эшләрне башкарырга өйрәнергә була. Бары тик 3-5 ел яши торган компетенцияләр бар, кешеләр бүген укый торган белгечлек киләчәктә юкка чыгарга яки алыштырылырга мөмкин. Белгечләр шуңа әзер булырга тиеш”, — диде министр.