Россиянең биш шәһәрендә — Якутскида, Казанда, Бөек Новгородта, Пермь һәм Симферопольдә «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланып китте. Йөзләгән катнашучы биш номинациядә — «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф һәм фән», «Дәүләт идарәсе», «Транспорт һәм логистика», шулай ук «ТКХ һәм шәһәр мохите» санлы продуктлар прототиплары өстендә эшләячәк.
«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ит-белгечләрдән торган команда өзлексез хакатонының 36 сәгать эчендә чын-чынлап алдынгы технологик карарлар булдырачак. Конкурсантлар өчен биремнәр темалары Россиянең эчке сәясәтен үстерү юнәлешләренә туры килә. "Цифрлы алгарыш» конкурсының финалы сентябрьдә Татарстан Республикасында узачак, анда Россиянең 40 шәһәреннән иң яхшы технологик командалар катнашачак.