20 июньдә 123нче номерлы балалар бакчасында «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ресурс бүлмәсен ачу тантанасы булачак. Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы.
Ресурс бүлмәсе - махсус җиһазландырылган бүлмә, ул инвалид балаларга заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып ярдәм итү максатын күзуңында тота.