Байлар Сабасында сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп базасында web-сайтлар эшләү буенча мәктәп лагерының профильле сменасы ачылды, аның эше 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Балалар белән сменаны хәзерге интернет-проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә ия булган Digital SuperHero акселераторы белгечләре-экспертлары үткәрәчәк. Тәрбияләнүчеләр веб-бит версткасы нигезләрен, аларны төзегәндә медиа-контент куллану һәм башка техник үзенчәлекләрнең нигезләрен өйрәнәчәк. Балалар смена дәвамында командаларда үз проектларын булдырып эшләячәк.