Россиядә югары уку йортларына керү өчен документлар рәсмиләштерү буенча онлайн режимда дәүләт хезмәтләре комплексы (суперсервислар дип атала) 2022 елда эшләтеп җибәреләчәк. Суперсервисның аерым компонентлары "Дәүләт идарәсе" Федераль проекты планы буенча 2021 елда кабул итү кампаниясендә кулланыла башлаячак, ә 2022 елда сынау проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Суперсервис белем бирү программаларының бердәм порталын булдыруны күздә тота. Портал үз эченә керү өчен кирәкле документларны, шул исәптән гаризаны да кертеп, электрон рәвештә җыюдан торачак. Кайбер очракларда, тиешле дистанцион күзәтү тәэмин ителгән очракта, керү имтиханнарын дистанцион үтү дә мөмкин булачак.