16-22 июньдә Татарстанның Спас районында «Болгар-туган тел» татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара чатыр лагере уздырыла.
17 июнь көнне Болгар тыюлыгы территориясендә «Болгар–Туган тел» төбәкара лагереның чираттагы сменасын ачу тантанасы узды. Лагерьда Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 500гә якын бала ял итә: Свердловск, Төмән, Киров, Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Коми, Марий Эл, Башкортостан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан. Лагерьда балалар төрле мастер-классларда, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, сәясәтчеләр белән очрашуларда катнашачаклар, шулай ук экскурсияләрдә, спорт һәм мәдәни-ял чараларында булачаклар.