Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда тагын 27 яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Казанда 10 балалар бакчасы төзелә, алтысы – Яр Чаллыда, икесе – Әлмәт һәм Түбән Камада, берсе – Алабугада, Азнакай, Минзәлә, Питрәч, Лаеш, Кайбыч һәм Нурлат районнарында.
Арчада һәм Тукай районында һәрберсе 140 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылган инде.