Татарстанда 2022 елга 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем белән тулысынча тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» август киңәшмәсе секциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин белдерде.
"2022 елга Татарстанда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең 100 процентына ирешелгән булырга тиеш. 2019 елга төбәк проектында күрсәткеч расланган - 67,5%», - диде докладчы.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы ел башында 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлегенең иң түбән күрсәткече Казанда (21% ка якын), Чаллыда (31% тан артык), Питрәч, Биектау, Лаеш районнарында — 35тән 49% ка кадәр күзәтелә.