2019 елда Татарстан чыгарылыш укучыларының төп БДИ нәтиҗәләре узган елга караганда яхшырак. Бу хакта «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.
«Бүген инде быелгы БДИның кайбер нәтиҗәләре бар. Барлык мәгълүматларның халыкка җиткерелүен көтәбез. Әмма төп фәннәр буенча нәтиҗәләр узган елгыдан яхшырак булуы сөендерә инде. Быел өчәр баллга үскән фәннәр дә бар. Һәр арткан процент - безнең уртак җиңү. Бу нәтиҗәләр сезнең барысын да дөрес эшләвегезне күрсәтә», - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы җыелганнарга.