Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Универсиада укучыларга зур өмет баглый
2012 елның 14 августы, сишәмбе
Мәгариф хезмәткәрләренең Мамадыш районында узган август киңәшмәсендә шундый яңалык яңгырады. Белем көнендә 45 минут дәвамында укучыларны 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың асылы белән таныштырачаклар. Шул рәвешле бу чарага укучыларны да җәлеп итү күздә тотыла. 13,5 мең спортчы, 351 медаль комплекты, 27 спорт төре, 100 меңнән артык турист һәм җанатарны колачлар дип көтелгән Универсиадага бик аз вакыт калып бара. Шуңа күрә оештыру эшләренә мәгариф хезмәткәрләрен дә җәлеп ит¬мәкчеләр. Мәктәп укытучылары волонтерлык хәрәкәтен пропагандалау белән шөгыль¬лә¬нәчәк. Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарында 20000 волонтер катнашыр дип кө¬телә. Шул ук вакытта нәкъ шуның кадәр кеше, әлеге сафларны тулыландырырга те¬ләп, “Make U real” компания¬сенә мөрәҗәгать иткән инде. “Казан-2013” башкарма ди¬рекциясенең генераль директор ки¬ңәшчесе Лариса Сулиманың сүзләренә караганда, волонтерлыкка кандидатлар саны бу күрсәткечтән ким дигәндә 1,5 тапкыр артыграк булырга тиеш. “Шуңа күрә волонтерлар туплаганда республиканың мәгариф оеш¬малары белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Аеруча укытучыларның роле зур. Чөнки әлеге һөнәр ияләре Россиядә элек-электән иң абруйлылардан саналды. Педагоглар укучыларның сә¬ламәт һәм актив тормыш алып баруына йогынты ясар дип өметләнәбез”, – дип белдерде ул. Бу, үз чиратында, респуб¬ликадагы волонтерлык хә¬рә¬кәте үсешен тизләтер дип көтелә. Шушы юнәлештә шактый гына эш алып барылса да, оешканлык ягыннан Россия башка илләрдән шактый калыша. Европа иллә¬рендә волонтерлык эшчәнлегенә ха¬лыкның 60 проценты җәлеп ителсә, бездә бу сан 3-4 процент кына тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләрне шактый үзгәртергә тишле “Универсиада дәре-се”ндә танылган спортчылар, артист, волонтер, җәйге Универсиада уеннары вәкилләре катнашыр дип көтелә. “Универсиада кебек масштаблы проектның чынлыкта нәрсә икәнен без бары тик аны үз күзләребез белән күргәч кенә аңлый алачакбыз, – дип белдерде ТР мә¬гариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. – Ләкин әлегә һәрберебез аны оештыру процессында катнашырга тиеш”. Министр шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең бай тәҗрибәсе һәм энтузиазмы бу эштә аеруча нык ярдәм итәчәген дә искәртеп үтте.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз