Быел Мамадышта 18 белем бирү учреждениесендә мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләгән

2012 елның 17 августы, җомга

Мамадыш муниципаль районының 18 белем бирү учреждениесендә быел мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләгән. Аларга 300 бала тартылган. Шуларның 141е – аз тәэмин ителгән, икесе – мәҗбүри күчеп кайтучы гаиләләрдән, дүртесе – ятим бала. Алар мәктәп яны тәҗрибә участокларында, белем бирү учреждениеләре арендага алган басуларда эшләделәр, яшелчәләрнең рәт араларын эшкәрткәннәр. Бер үк вакытта алар өчен мөгаллимнәр тарафыннан төрле күңелле чаралар, кызыклы әңгәмәләр дә оештырылган. Район мәшгульлек үзәге тарафыннан да 360 укучы каникулларында вакытлы эшләргә тартылган. Алар нигездә шәһәр, Красная Горка һәм Җөри мәктәпләреннән. Июнь аенда 171 бала яшелчә һәм җиләк җимеш бакчаларында, мәктәпләр янын төзекләндерүдә, сыйныф бүлмәләрен ремонтлауда эшләгән. Аларның 40ы – күп балалы, 117се – аз тәэмин ителгән, 10ы тулы булмаган гаиләләрдән иде. Июль аенда 90 бала хезмәт белән ялын чиратлаштыра, аз булса да үзләренә акча эшли алган. Аларның һәр кайсына 850шәр сум күләмендә матди ярдәм итү оештырылган. Укучылар барысы да тиешле акчаларын алганнар. Август аенда тагын 99 бала мәктәпләр янын төзекләндерүгә, ремонт эшләренә, тәҗрибә участокларында эшләүгә тартылган, дип хәбәр итә “Вятка” хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International