Россия Федерациясе субъектларында, шул исәптән Татарстанда, уку елы алдыннан уздырыла торган педагогларның традицион август киңәшмәләрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчеләре дә катнашачак. Әлеге киңәшмәләрдә төп сүз төбәк мәгариф системаларын модернизацияләү һәм “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф инициативасын тормышка ашыру турында барачак.
Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына мәгълүмат биргән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте, аерым алганда, август киңәшмәсендә теге яки бу төбәк хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару тармаклары, җирле үзидарә органнары, профсоюзлар вәкилләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр, ата-аналар җәмәгатьчелеге катнашуын белдерә. Шулай ук мәгариф учреждениеләренең идарә һәм попечительлек советлары, фәнни җәмәгатьчелек һ.б. иҗтимагый оешмалар әгъзалары да андый җыеннан читтә калмаска тиеш дип көтелә.