Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе барышында 2019 елда узган Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләренә башлангыч йомгак ясады.
"2019 елгы БДИ нәтиҗәләре алдагы еллар белән чагыштырырлык, бу имтиханның тотрыклылыгын, үтә күренмәлелеген һәм объективлыгын раслый. Алдан үткәрелгән БДИ нәтиҗәләренә анализ бернинди аномалияләр дә күрсәтми», - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.