Казан балалар бакчасында беренче ресурс бүлмәсе ачылды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Казанның 123 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге инвалид булган балалар өчен Татарстанда беренче ресурс бүлмәсен ачу тантанасы булды. Аның инициаторлары -Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм «Перспектива» инвалидлыгы булган кешеләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре). Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы.

Ресурс бүлмәсе - махсус җиһазландырылган бина, аның билгеләнеше - инвалид балаларга заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып ярдәм итү.

Мондый бүлмә аутистик спектрның төрле формалары белән инвалид  булган балаларның педагоглар белән (группаларда да, индивидуаль) шөгыльләнүе өчен билгеләнгән: махсус җиһазлар, вак моториканы үстерү өчен уенчыклар, тренажерлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International