Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
А.Гыйльметдинов: “Дәрестән соң мәктәп” проекты өстәмә белем бирү системасына альтернатива түгел”
2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
“Дәрестән соң мәктәп” проекты гамәлдә булган өстәмә белем бирү системасына альтернатива түгел. Бөтен кеше дә аның нинди зур роль уйнавын аңлый. Әмма өстәмә белем бирү системасында тәртип урнаштырырга, аның нәтиҗәлелеген арттырырга, һичшиксез, кирәк”, - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадышта узган август киңәшмәсе вакытында. Билгеле булганча, ул быел дәрестән соң эшчәнлекне оештыруга багышланган иде.
“Дәрестән соң мәктәп” проекты укучыларның сәләтен, күнекмәләрен үстерү өчен уйлап табылды. Бу очракта мәктәпнең бик бай булган инфраструктурасын төштән соң файдаланырга мөмкинлек туа. Безнең күп мәктәпләрдә көндезге сәгать икедә тормыш бөтенләй тынып кала. Хезмәт белән тәрбияләү, укучыларны фәнни-тикшеренү, эшкуарлык эшчәнлегенә тарту - әлеге проектның максатлары шундый”, - дип хәбәр итте министр. Хәзерге вакытта “Дәрестән соң мәктәп” кысаларында 3 проект тәкъдим ителә. “Мәктәбем сәламәтлеге” проектында катанашучылар безнең республиканың бердәм электрон экология картасын төзегән. Бүгенге көндә Татарстанда 74 мәктәп укучысы әлеге эш белән шөгыльләнә. 1500 бала үзе укыган мәктәп янындагы суны, туфракны, һаваны тикшереп тора һәм нәтиҗәләрен Татарстанның бердәм экология картасына төшерә. Әлеге эшчәнлек вакытында химия, физика, биология, математика, география, ИКТ методлары кулланыла. Бөтен нәтиҗәләр компьютерда эшкәртелә. Министр август киңәшмәсе вакытында укучыларның краннан килгән эчә торган суның торышын күрсәткән нәтиҗәләре белән таныштырды. “Бу эшчәнлекне дөрес оештырганда, нәтиҗәләр фәнни әһәмияткә ия”, - диде министр. Ә «Мәктәпнең IT-остаханәсе» проектының сере гади: ул белем бирү учреждениеләрендәге искереп килүче техниканы ремонтлауга корылган. “Бүгенге көндә мәктәпләрнең компьютер паркы 100 меңгә җитә. Билгеле бер вакыт үтү белән аларның бер өлеше сафтан чыга. Без ICL-КПО ВС ширкәте белән берлектә бу юнәлештә эшләүче бизнес компанияләр оештырабыз. Әлеге компанияләрнең сигезе Инвестицион үсеш агентлыгына заявка бирде. Бу кешеләр проектларны формалаштырырга өйрәнә”, - дип белдерде министр. «Яшел мәктәп» проекты кысаларында исә укучылар мәктәпяны участокларын яшелләндерү белән шөгыльләнә. Бик кызыклы проект, дип исәпләнә. Министр фикеренчә, Казанда 200 мәктәп, бу проектны тормышка ашырып, яшел паркка әйләнә алыр иде. “Без бу проектны экологик вәзгыять авыр булган барлык зур шәһәрләрдә, шулай ук районнарда гамәлгә кертәчәкбез”, - диде ул. Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, “Дәрестән соң мәктәп” проекты кысаларында һәр мәктәп үзенең традицияләре һәм эш юнәлешен исәпкә алып, үз проектын тәкъдим итә ала. Шулай да төп игътибар техник иҗатка бирелә. “Әлеге проектта мәктәпнең үзеннән башка, һөнәри белем бирүче уку йорты һәм икътисадның бер тармагындагы партнеры булырга тиеш. Менә Лаеш районында үрдәкләр үстерә торган яңа ферма төзелә, шунда ук кечкенә генә мәктәп компаниясе дә оештырыла. Моннан бөтенесе дә ота: бизнес та, балалар да”, - дип сөйләде министр. Ул Мамадыш районында мондый проектларның тормышка ашырылуын һәм балаларның 22 млн. сум күләмендә акча эшләп әбәтләрен тәэмин итүләрен хәбәр итте. Альберт Гыйльметдинов “Дәрестән соң мәктәп” проекты кысаларында үзенә күрә бер бәйге игълан ителгән, әмма бөтен районнар да анда катнашырга ашыкмаган. “Мин теге яки бу районда “Дәрестән соң мәктәп” проекты өчен тәкъдим итәр өчен берни дә юк дигәнгә ышанмыйм”, - дип белдерде. Хәзерге вакытта тәкъдим ителгәннәрдән иң яхшы 101 проект аерып алынган. “Аларның 95 проценты балаларның үз куллары белән нидер эшләүгә корылган, бу башлангыч өчен начар түгел. Аларның 35е – техник иҗат, 21е – техник профиль, 16сы - гамәли сәнгать, 15се тикшеренү-проектлау юнәлешләр белән бәйле. “Дәрестән соң мәктәп” проекты өстендәге эшне киләсе елга да дәвам итәчәкбез”, - диде А.Гыйльметдинов. Министр республикада балаларга өстәмә белем бирү системасы эшләп килүен, аның бик бай булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә мондый 422 учреждение эшләп килә. Аның бюджеты 4 млрд. сумнан артып китә. Бу челтәрнең нәтиҗәлелеген тикшерү буенча эш башланды. Төп проблема – аның нәтиҗәле эшләмәвендә. Кадрлар потенциалын үстерергә һәм балаларны исәпкә алуның электрон системасын эшләргә, программаларны сертификацияләргә кирәк
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз