Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар теле аралашу теленә әйләнә
2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен традицион төстә Президент катнашында уздырыла торган республика киңәшмәсе булып үтте. Мәгариф һәм фән бездә гомер-гомергә четерекле мәсьәлә булды һәм шулай булып кала бирә. Мәктәпләрне төзекләндерү, акча җитмәү, БДИ, дәреслекләр югалу, укытучыларның хезмәт хаклары түбән булу... Август киңәшмәсендә сөйләнгән сүзләр, зарлар шушы системада эшләүчеләргә, кызыксынганнарга бик тә таныш. Балаларның иҗади яктан үсешендә ата-аналар гына түгел, мәктәп тә зур роль уйный. Шул сәбәпледер инде, быелгы киңәшмәнең темасы да бик урынлы сайлап алынган – «Дәресләрдән соң мәктәп тормышы» проектын тормышка ашыру. Аның асылы – мәктәптә сыйфатлы белем алудан тыш, укучылар үзләренең сәләтләрен, талантларын үстерү өстендә дә эшләргә тиеш. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү, төрле түгәрәкләрдә хуҗалыкта кирәкле булган һөнәрләрне үзләштерү. Гадәттә, мәктәпләрдә укулар сәгать икеләр тирәсендә тәмамлана һәм белем учагы икенче көнгә кадәр бушап кала. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйткәнчә, сәгать сигезләргә кадәр мәктәптә тормыш кайнарга тиеш. Киңәшмәдә яңгыраган тагын бер яңалык – мәктәпләрдә татар телен укыту методикасының үзгәреш кичерүе. Министр сүзләренә караганда, татар теле элек мәктәпләрдә фән кебек укытылган. Хәзер исә аралашу чарасы буларак өйрәнеләчәк. Киңәшмәнең азагында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Tatartown» проекты өстендә эшләячәк «Education First» корпорациясе арасында килешү дә имзаланды. «Tatartown» ул – татар теленә өйрәтүче онлайн-мәктәп. Аның ярдәмендә чит ил кешеләре, ничә яшьтә булуларына да карамастан, татар телендә сөйләшергә өйрәнә алачак. Республикабыз җитәкчеләре район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрне дә карадылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның автоспорт, техника белән кызыксынуы беркемгә дә сер түгел. Биредә дә ул һич көтмәгәндә укучылар кулы белән ясалган квадрациклны кабызып, ишегалдыннан бер әйләнеп килде.
Фото http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз