28-29 августта мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшләячәк

2012 елның 24 августы, җомга
28-29 августта халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоннары эшләячәк.
Мәгариф учреждениеләрендә укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар кайнар линия телефоннары аша мәгариф системасының төрле аспектларына кагылышлы сораулар бирә ала.
ТР да Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, ТР да Бала хокуклары буенча вәкил аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук “Татарстан Республикасы Яшь юристлар берлеге” һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасының хокукый мәсьәләләр буенча комиссия вәкилләре мәгълүмат бирә ала, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
10.00-17.00 сәгатьләрдә 8(843) 236-40-62 , 236-40-98, 236-29-39 телефоннары аша консультация биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International