Казан шәһәренең традицион август конференциясенең пленар утырышы уза

2012 елның 24 августы, җомга
ТР Фәннәр академиясендә шәһәрнең традицион август конференциясенең пленар утырышы башланды.

Бу юлы киңәшмә “Казан мәгарифен үстерү стратегиясе векторы: Шәхес. Гаилә. Мәктәп. Җәмгыять” темасын ачуны максат итә. Анда Казан мэриясе алдында, мәгариф өлкәсендә торган бурычлар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре аныкланачак. Шуңа да мәгариф темасына сөйләшүгә Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан каласының район хакимиятләре башлыклары һәм Дума депутатлары, шәһәрнең структур подразделениеләре вәкилләре көтелә. Шулай ук урта һәм югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге вәкаләтле затлар, мәктәп-гимназия директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре – барлыгы 550дән артык кеше чакырулы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International