Лаештагы мәгариф объектлары тулаем балаларны кабул итәргә әзер

2012 елның 24 августы, җомга
Лаеш муниципаль районында белем бирү объектларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү төгәлләнде. Составында Роспотребнадзор, мәгариф бүлеге һәм күзәтү эшчәнлеге вәкилләре булган комиссия 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен, 25 мәктәп һәм өч өстәмә белем бирү учреждениесен тикшерде, дип хәбәр итә “Кама ягы” газетасы.
Комиссия мәгариф объектлары тулаем балаларны кабул итәргә әзер дигән нәтиҗәгә килде. Соңгы елларда күп эшләнгән, аеруча янгын куркынычсызлыгы планында. Өлешчә объектларның күбесендә чарлакның яна торган конструкцияләре янгыннан саклый торган состав белән эшкәртелгән. Узган елда кайбер мәктәпләрдә уттан саклау срогы чыккан, шуңа күрә быел эш-кәртүне яңадан үткәрергә кирәк. Рождествено һәм Имәнкискә мәктәпләрендә һәм Имәнкискә балалар бакчасында янгын гидрантлары урнаштырылган.
- Шуны билгеләп үтү кирәк, соңгы елларда янгын куркынычсызлыгы торышы сизелерлек яхшырды, – дип раслый Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлек начальнигы урынбасары Сергей Опарин. Узган елда барлык мәктәпләрдә АПСның эше яңартылган. Шул ук вакытта махсус оешма систематик төстә аңа техник хезмәт күрсәтә.
Балалар бакчаларында АПС белән хәл бераз начаррак, аларның 50 проценты гына бу система белән җиһазланган. Мәгариф бүлеге начальнигы Анатолий Новиков ышандырганча, 2012 ел ахырына кадәр проблема хәл ителәчәк. “30 яшьтән өлкән мәктәпләрне капиталь ремонтлау” программасы буенча өч елда 16 уку йорты бинасы ремонтланачак. 2012 елда бу программа буенча Комлы Ковали, Рождествено, Кече Елга һәм Лаештагы махсус интернат-мәктәпнең түбәсе алыштырылган, чарлак биналары утка каршы эшкәртелгән, тәрәзәләр, эчке ишекләр, запас чыгу ишекләре алыштырылган. Программа шулай ук электр чыбыкларын, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системасын алыштыруны күздә тота.
- Быел гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре мәктәпләрне кабул итүгә җаваплы караганнар, – ди А.Новиков. – Биналар үзләре генә түгел, барлык кирәкле документлар да әзер иде, шул исәптән спорт мәйданчыклары һәм гимнастик корылмалар, уку кабинетлары һәм уен бүлмәләренең әзерлеген сынау актлары да. Һәрвакыттагыча, янгын иминлеге буенча Пәрәү, Державино, Татар Янтыгы һәм Столбище мәктәпләре үрнәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән әти-әниләргә дә рәхмәт.
Узган елда күп кенә проблемалар хәл ителгән. Комиссия мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлегеннән тулаем канәгать, әмма кисәтүләр дә бар. Бүген ун балалар бакчасында АПС юк. Бер балалар бакчасында һәм дүрт мәктәптә чарлак бинасы утка каршы махсус состав белән эшкәртелмәгән. Биш мәктәптә тышта су белән тәэмин итү юк – биналар янәшәсендә янгын сулыгы да, гидрант та юк. Мәгариф бүлеге начальнигы ышандырганча, барлык бу проблемалар контрольдә.
Яңа уку елына әзерлек биналар ремонтлау белән генә бетми әле. Кайбер мәктәпләр өчен балаларны ташу мәсьәләсе көн үзәгендә. “Бу максатларда лицензияле 10 автобус файдаланыла, - дип сөйли А.Новиков. - Аларда GPS навигация системасы җиһазланган. Шуңа күрә кабинетта утырып та мин автобусның бу минутта кайда булуын, аның нинди тизлектә хәрәкәтләнүен күрә алам. Быел районга тагын бер автобус кайта. Балаларны ЮХИДИ һәм мәгариф министрлыгы белән яраштырган маршрут һәм график буенча йөртәбез”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International