Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика дәресләре керә башлый

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
ТР Фәннәр академиясендә барган Казан күләмендәге август конференциясенең пленар утырышында мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин тармактагы яңалыкларны барлады.
Быелдан 4 нче классларга дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика дәресләре керә башлый һәм ул төп гомуми белем бирү программасына мәҗбүри предмет буларак кертелгән. Ләкин педагогик кадрлар әзер дип булмый, чөнки укытучылар һәм класс җитәкчеләре өчен курслар оештыру мәсьәләсе карала гына. И.Һадиуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада бер генә югары уку йорты да андый дәрес бирергә әзер түгел, димәк, даими гамәлдә булган курслар оештыруга ихтыяҗ бар, дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка.
Яңа уку елыннан Казандагы Универсиада авылында IT-лицей, КФУ карамагындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейның интернаты, 12 нче урта мәктәпнең яңа бинасы, 2 нче лицей-гимназиянең янкормасы ачыла. Соңгысында химия, физика, биология буенча заманча лабораторияләр, спорт һәм актлар залы була, дип белдерде И.Һадиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International