Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанның 30 елдан артык хезмәт иткән 134 мәктәп бинасы 3 ел эчендә капиталь төзекләндереләчәк
2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Президент программасы ярдәмендә Казанның 30 елдан артык хезмәт иткән 134 мәктәп бинасы 3 ел эчендә капиталь төзекләндереләчәк. Быел шушы максаттан 44 мәктәп өлешенә 919 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
ТР Фәннәр академиясендә барган Казан күләмендәге август конференциясенең пленар утырышында шул хакта әйткән мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, моның кадәр күләмдә еллык финанслау булганы юк иде әле, дип билгеләп үтте. Капиталь ремонттан тыш, җәен 60 млн. сумлык агымдагы ремонт эшләре башкарылды, андый төзекләндерү эшләренә соңгы 3 елда шәһәр бюджетыннан 200 млн. сум акча бирелде, диде ул. Утырышта катнашкан мэр Илсур Метшин, мәктәпләрне матди-техник яктан тәэмин итүгә, капиталь ремонтлауга соңгы 6 елда 82 млрд. сум акча сарыф иттек, әле күбрәк бирәсе иде, ләкин мөмкинлекләрдән чыгып эшләргә туры килә, без үзебезнең Президентыбызга һәртөрле ярдәме һәм, барыннан да элек, мөнәсәбәте өчен рәхмәтле, диде. Аерым алганда, шәһәр үзе дә бюджетыннан 6,5 млрд. сум бүлеп бирде һәм бу өченче елдагы суммадан 1 млрд. сумга күбрәк, гомумән, бюджет акчасының 50 проценттан артыгын мәгариф өлкәсенә бирә бара, дип, мэр шәһәр Думасы депутатларына да бу мәсьәләдә теләктәшлектә булуларыннан канәгатьлек белдерде.
Моннан тыш, балалар бакчаларының 60 проценттан артыгына капиталь ремонт кирәк, диелде утырышта. Искәртеп үтәбез: хәзер Казанда 44632 урынга исәпләнгән 294 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе гамәлдә һәм аларга 55026 бала йөри. Барлыгы 9 гаилә бакчасы бар, аларда күп балалы гаиләләрнең 27 баласы тәрбияләнә. 218 мәктәпкәчә учреждение автоном режимда эшли.
Мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга ата-аналардан акча җыю мәсьәләсенә тукталып, мэр, мин аңлыйм, моны балаларга әйбәт булсын дигән нияттән чыгып эшлисез, ләкин ата-ананы талауга кайтып калмасын, ахыр чиктә, күздә тотылган эшләр үтәлеп бетмәгән килеш калсын, диде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз