ТР мәгариф һәм фән министры укытучыларның хезмәт хакын арттыру, грантлар бирелү мәсьәләсендә сорауларына җавап тотты

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Хезмәт хакын нәрсә яки кемнәр хисабына күтәрик – балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр хисабынамы, өстәмә белем бирү педагогларыннан кисепме, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнекен алыпмы? Ә бюджет ул төпләре үзара тоташкан савытлардагы сыеклык кебек. Гомумән алганда, хезмәт хакыгыз моннан 3-5 ел элеккеге кебек түбән түгел ич инде, тотрыклы прогресс бар, грантлар да бирелә. Үзеңнең буеңны күк йөзе югарылыгына җитү ягыннан карап түгел, ә җир өслегеннән күтәрелү буенча чамаларга кирәк.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Казан шәһәре мәгарифенең үсеш стратегиясе юнәлеше: Шәхес. Гаилә. Мәктәп. Җәмгыять” темасына уздырылган башкала күләмендәге август конференциясенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновтан залның, укытучыларның хезмәт хакын арттырып, элек бирелә торган матди ярдәмне кайтарып булмасмы, очын-очка ялгау өчен 1,5-2шәр ставкага эшләргә туры килә, дигән сорау-мөрәҗәгатенә шундый җавап булды. Шулай да, мин моны бик яхшы аңлыйм, диде министр Казан укытучыларына.
Грантлар дигәннән, кемнәр аңа лаек булганы һаман да гавами каралышка куелмаган, ә бит 1 августка кадәр ул грант бирүченең рәсми сайтына исмелек урнаштырылырга тиеш иде, сәбәп нәрсәдә? Министр исеменә килгән язуның шундый эчтәлекле икенчесен укып, А.Гыйльметдинов, ни сәбәпле икәнен әйтә алмыйм, шулай да якын арада, күп дигәндә, 1-2 көннән бу хата төзәтеләчәк, дип вәгъдәләде. Быел 3 меңләп грант билгеләнгән, шуларга 13360 заявка кабул ителгән булган, җиңүчеләр игълан ителәчәк, дип тынычландырды министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International