Олы Кайбыч мәктәбендә яңа стадион булачак

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә реконструкция эшләренә узган елның август аенда керешкәннәр. Бер елдан артык вакыт эчендә мәктәп танымаслык булып үзгәргән, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Мәктәптә балаларның уку процессында кыенлыклар булса да, ул программа нигезендә тоткарлыксыз барган. Дөрес, укуны ике сменада оештырырга туры килгән.
Хәзер мәктәптә ремонт эшләре югары темпларда бара. Реконструкция эш-ләрен башкаручы Казан шәһәренең “Солтан” җәм¬гыяте төзелеш ширкәте бер үк вакытта мәктәп янында стадион төзелешен дә алып бара. Биредә 90х60 метр зурлыкта футбол кыры, аның тирәсендә йөгерү сукмагы, йөз метрга йөгерү сукмагы, озынлыкка сикерү урыны, ядрә ыргыту мәйданы булачак.
– Генераль план буенча стадион зуррак булырга тиеш иде, ләкин урын җитмәү сәбәпле, безгә аны кечерәйтергә туры килде. Төзүчеләр булачак стадион өчен мәйдан әзерләп куйды, хәзер анда ком, вак таш, кара туфрак катламнарын түшисе, газон үләне чәчәсе була. Стадион төзелеше өчен 3 миллион 800 мең сум күлә¬мендә акча бүлеп бирелгән, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов.
Яңа уку елына Олы Кайбыч мәктәбендә ремонт төгәлләнергә ти¬еш, ә стадионны сентябрь урталарында файдалануга тапшырырга уйлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International