Казанда быел 218 укучы классында утырып калган, 124е алдагы класска шартлы рәвештә генә күчерелгән

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Казан мәктәпләрен тәмамлап чыгучыларның 114е (чыгарылышларның 1,5 проценты) узган уку елында белем учагын аттестатсыз гына калдырып китсә, белем алуын дәвам иттерүчеләрнең 124е (укучыларның 0,1 проценты) алдагы класска шартлы рәвештә генә күчерелгән.
2011/2012 уку елы нәтиҗәләре буенча, Казанда быел 218 укучы классында утырып калган (былтыр – 259, 2010 елда – 284): башлангычларның 59ы, төп белем алучыларның 134е һәм чыгарылышларның 25е. Арада бу яктан иң күбе Идел буе районында – 64, Яңа Савин районында – 49, Совет районында – 36, Вахитов районында – 22, Мәскәү районында – 18, Авиатөзелеш районында – 15, Киров районында – 14. Классыннан иптәшләре белән бергә күчә алмаганнардан 1-4 класслар арасында иң күбе Совет районында – 17, 5-9 класслар арасында иң күбе Яңа Савин районыныкылар – 32, 10-11 класс укучылары арасында Идел буе районында укуында өлгерешмәгән 9 бала булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International