Нурлат мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзер

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Нурлат муниципаль районында гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча Республика программасында катнашкан 4 мәктәпнең барысында да ремонт эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә “Дуслык” хәбәрчеләре.
Янгын күзәтчелеге, санэпидкүзәтчелек һәм район башкарма комитеты вәкилләреннән торган комиссия капиталь ремонтланган мәктәпләрне яңа уку елына кабул иткән. Киекле урта мәктәбе районда беренчеләрдән булып капиталь ремонт эшләрен 15 августка төгәлләгән. 1971 елдан гамәлдә булган 320 урынга исәпләнгән мәктәп мондый күләмле ремонт эшләрен күптән күрмәгән булган. Түбә тулысынча профнастилга, 66 тәрәзә пластикка, керү ишекләре, эчке якта кабинет ишекләре тулысынча яңага алмаштырылган. Моннан тыш, укучылар өчен заманча җылы бәдрәф ясалган. Өстәвенә, җылылык, электр коммуникацияләре ремонтланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International