Киләсе 7 елдан беренче класслар саны 20 меңгә җитәргә мөмкин, ә бу яңа балалар бакчалары, яңа мәктәпләр кирәк дигән сүз – Казан мэры

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Яңа уку елында Казан мәктәпләре бусагасын 11 меңгә якын беренче класс укучысы тәүге тапкыр атлап керә. Гомумән алганда, шушы уку елында 102 меңнән артык укучы белем алачак, шул рәвешле, һәр класста уртача 24 бала исәпләнә.
Хәзерге вакытта махсус комиссияләр тарафыннан мәгариф учреждениеләрен файдаланылышка кабул итү процессы бара. Республика программасы буенча быел Казанга 919,4 млн. сумнан күбрәк акча бүлеп бирелеп, 44 мәктәп капиталь ремонт күрде. Тагын 279 мәгариф учреждениесенә 60 млн. сумлык агымдагы ремонт ясалды, шул исәптән 118 мәктәпкә 25,9 млн. сум бирелгән иде.
Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта шәрехләмә биреде. Мәсәлән, капиталь ремонт эшләренә бирелгән кыска вакыт эчендә җылылык, су тәэмин ителеше һәм канализация челтәрләренең 100 чакрымлап торбасы алыштырылган, 17 мең радиатор һәм 9 мең тәрәзә урнаштырылган, электр челтәре яңартылган. Заман таләпләренә туры китерелеп, бәдрәф бүлмәләрендә биде, гигиеник душлар куелган һ.б. Ремонт эшләре бетү белән, мәктәпләрдә уку һәм спорт җиһазлары яңартыла, ашханә һәм медицина бүлмәләренә кирәк-яраклар алына. Агымдагы ремонт барышында исә түбә, идән, су, җылылык һәм канализация тәэмин ителеше челтәрләре төзекләндерелә.
Җыеп кына әйткәндә, капиталь ремонт хәзерге вакытта 42 мәктәптә тәмам, барлык төзекләндерү эшләре 29 агустта төгәлләнәчәк, мебельләр куела барып, белем учаклары балаларны кабул итәргә әзер булачак, диде ул.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, капиталь төзекләндерү буенча республика программасында каралган барлык 6 төр буенча да эшләр 1 сентябрьга кадәр тәмам булуы шарт, гомумән, ул көнне бөтен мәктәпләр дә балаларны ишекләрен киң ачып кабул итәргә тиеш, дип таләп итте. Бюджет катлаулы булуга карамастан, мәктәпләргә капиталь ремонт ясарга акча табу җае тапкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәт, киләсе елга да Казанның 30 еллык “гомер стажы” булган тагын 44 мәктәбенә капиталь ремонт тәтиячәк, дип, быел Казан мәктәпләрен төзекләндерүгә өлеше кергән Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр Думасы депутатлары, предприятие җитәкчеләре исемлеген, рәхмәт белдерү өчен, төзергә кушты. Мәктәпләргә инде онытылган шефлык эшен кайтарырга кирәк, предприятиеләрнең очын-очка ялгый алмаган чорлар узды инде, дип саный Илсур Һадиуллин.
Быел 11 мең бала беренчегә бара, Казанда балалар тууы шушы темпларда сакланса, киләсе 7 елдан беренче класслар саны 20 меңгә җитәргә мөмкин, ә бу яңа балалар бакчалары, яңа мәктәпләр кирәк дигән сүз. “Мәгариф һәм аның перспективасы белән транспорт проблемаларын – шәһәр хуҗалыгы өчен төп шушы ике проблеманы хәл итә алган калалар иң үсештә булып чыкты, Казан – шуларның берсе”, - диде мэр канәгатьлек белән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International