Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яңа уку елына Казанның 1 мең чамасы баласын 19 мәктәп авобусы белән 21 маршрут буенча ташу күздә тотыла
2012 елның 28 августы, сишәмбе
Казан мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү чорында балаларның куркынычсызылыгы мәсьәләсенә игътибар зурдан булды. Барлык гомумбелем бирү учреждениеләре дә физик сакчылык ягыннан тәэмин ителде, 165 мәктәп “хәвефлек төймәсе”системасына кертелде, 50 мәктәп видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылды. Шулай ук өстәмә белем бирү мәктәпләренең һәркайсы автомат янгын сигнализациясе белән баетылды.
Янгынга каршы тору чаралары кысаларында электр челтәрләре алыштырыла яки яңартыла, агач конструкцияләр ялкын теленә бирешми торган матдә белән йөгертелә, барлык мәктәпләр дә янгын булган очракта янгын сакчылыгы часте пультына туры чыга торган “Стрелец-мониторинг” системасы белән тәэмин ителә.
Бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренчә, янгынга каршы чараларга 28 млн. сум акча бүлеп бирелгән булган, 4,5 млн. сум чамасы – террорчылыкка каршы чараларга. Тагын 171 мәктәпкә 4,4 млн. сумнан артык суммада акча балаларның гомеренә куркыныч янамасын өчен хәстәрен күрүгә бирелгән. Шуларга өстәп, 34, 57, 78, 80, 177 нче мәктәпләр һәм 121 нче лицей кебек ресурс үзәкләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да үтеп йөри алырлык мохит булдыру буенча эш башланган һәм шуңа 11,5 млн. сум акча каралган. Боларга өстәп, яңа уку елына 1 мең чамасы баланы 19 мәктәп авобусы белән сертификацияле 21 маршрут буенча ташу күздә тотыла, диде И.Һадиуллин.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз