“Укытучы-тикшеренүче” грантына уздырылган республика бәйгесе нәтиҗәләре

2012 елның 28 августы, сишәмбе
“Укытучы-тикшеренүче” бәйгесе белем бирү системасын яңартып кору буенча “Киләчәк” стартегиясен икенче этабында каралган чараларны тормышка ашыру кысаларында узды. Агымдагы елның 10 июненнән 20 августка кадәр гомумбелем учреждениеләренең иң нәтиҗәле эшләгән укытучылары сайлап алынган.
Конкурста 56 укытучы катнашкан. Сайлап алу нәтиҗәсендә Республика комиссиясе тарафыннан грант алырга хокуклы дип шуларның 25 е табылган.
Грантлар “Диссертация тикшеренүе буенча эшне тәмамлау” һәм “Инновацион эшкәртмәне кулланышка кертү” юнәлешләре буенча бирелә. Беренче исемлектә күпчелекне - инглиз теле укытучылары, икенчесендә татар һәм рус теле укытучылары тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International