Яңа уку елында Тукай районында 288 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Тукай муниципаль районында яңа уку елында мәктәпләрдә белем алачак 2920 бала өчен тиздән белем учаклары үз ишекләрен ачачак. 288 укучы уку йортлары бусагаларын беренче мәртәбә атлап керә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев сөйләгәннәрдән аңлашылганча, бүген район авылларында 18 урта, 5 төп белем бирү мәктәбе, 1 башлангыч мәктәп-бакча, 25 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе, 1 тернәкләндерү интернат-мәктәбе эшләп килә. Шулай ук мәктәптән тыш белем бирү үзәге аша 154 педагог балаларга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә. Мәгариф учреждениеләре узган ел ничек эшләгән, быел да шулай дәвам итә. Уку елы башында Новотроицкое авылы балаларын гына яңалык көтә – нык искереп беткән өч кечкенә бинада урнашкан балалар бакчасы мәктәпнең бер өлешен алачак. Бүген инде биредә ремонт башланган.
Сентябрьдә бакчалар 1400дән артык баланы кабул итәчәк. Өч яше тулганнар барысы да юлламалар белән тәэмин ителгән. Әлбәттә, урыннар булган җирдә өч яшькә кадәргеләр дә йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International