Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
10 миллион сумлык ярдәм
2012 елның 28 августы, сишәмбе
Яңа уку елында 37 меңнән артык баланың беренче сыйныфка укырга баруы көтелсә, шуларның 6 мең 132 се, ягъни 16,9 проценты ярдәмгә мохтаҗ. Алар “Мәктәпкә әзерлә¬нергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында уку кирәк-ярак¬лары белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, мондый ярдәм 20 меңнән артык 2-11 сыйныф укучысына да күрсәтеләчәк. – Бу бик кирәкле акция, бер бала да игътибарсыз калмаячак, бу – безнең бурыч, – дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Чаллыда әлеге акция старт алган вакытта. Билгеле булганча, әлеге бүләк аз керемле, күп балалы, инвалид балалары булган гаиләләргә, шул ук вакытта әти-әнисез калганнарга би¬релә. Әмма соңгы көннәрдә кайбер шәһәр-районнарда букчаларны барлык беренче сыйныф укучыларына да өләшә башладылар. Чал¬лының “КамАЗ” акционерлык жәмгыяте дә беренчеләргә булышуны гадәткә кертте. Әйтик, быел 6 меңгә якын укучыга матур букча бүләк ителәчәк. Яшел Үзән районында быел беренче мәртәбә барлык беренче сыйныф укучыларын сөен¬дерәчәкләр. Район мә¬гариф бүлеге башлыгы урынбасары Фәридә Шакирҗанова әйтү¬енчә, 1455 сабыйга җәмгысы 1миллион 380 мең сумлык ярдәм күрсәтеләчәк. Кайбер балалар аны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин кулыннан алырга өлгергән дә инде. Аксубай районы мәгариф бү¬леге методисты Гөлкәй Хәйрул¬лина белдергәнчә, бүген 109 беренче сыйныф укучысына букча тапшырылган. Шулай ук башка сыйныф укучыларына да булышачаклар. “Акчасы булмаган әти-әниләр бү¬ләккә бик сөенә. Чөнки сатып ала башласаң, букча өчен генә дә 500-600 сум акча кирәк. Ә безнең барлык кирәк-яраклар тутырылган букчаның бәясе 900 сумга төшә”, – ди Гөлкәй Илдус кызы. Кама Тамагында беренче сыйныфка барачак 185 баланың 35енә ике мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары, спорт костюмнары салынган букчалар би¬релгән. Ига¬нәчеләр арасында ки¬емләтә ярдәм итүчеләр дә булган. Акция кысаларында барлыгы 10 миллион сумнан артык акча җыелган. Әмма соңгы нәтиҗә 3 сентябрьдә билгеле булачак. Бүләк алу – күңелле, әмма аны алганда әти-әниләр, балалар кимсенү хисе кичермиме икән? “Без аны Яңа ел бүләге кебек кабул иттек. Бер дә кимсенеп тормадык, шатланып алдык”, – ди Казанда яшәүче күп балалы әниләрнең берсе. Акция авыр хәлле гаилә-ләрдәге балалар мәктәпкә баргач, минем фәлән әйберем юк, дип башкалар янында читенсенмәс өчен үткә¬релә. Ә менә аны барлык балаларга да биргән районнар тәҗрибәсе, чыннан да, хупларлык. Бөтен кеше дә бер тигез дигәнне аңлата бу.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз