Республика предприятиеләре балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итте

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Алар ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр өләште, мәктәпләрне ремонтлауга өлеш кертте
Республикада матур традициягә әйләнгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясендә сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары да актив катнаша. Быел Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр өләште, балаларның социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия чаралары уздырды, мәктәпләрне ремонтлауга өлеш кертте, мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтте.
Мәсәлән, “Татанефть”ААҖ әлеге акция кысаларында 2 млн 447 мең сумлык ярдәм күрсәткән, шуның 2 млн 107 мең сумы балалары беренче сыйныфка баручы күпбалалы гаиләләр өчен тотылган. “Челтәр компаниясе” ААҖ 540 мең сумлык матди ярдәм күрсәткән. Бу акчалар шәһәр-районнардагы аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаилә балаларын, инвалид балаларны мәктәпкә әзерләү өчен киткән. Шулай ук “Мәрхәмәт” балалар йортына, “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә, “Асылташ” социаль-тернәкләндерү үзәгенә һәм Чаллыдагы 68 нче махсус гомумбелем бирү мәктәбенә гомуми күләме 85 мең сумлык сертификатлар тапшырылган.
“Түбән Кама нефтехим” җәмгыяте исә әлеге хәйрия акциясенә 400 мең сумлык өлеш керткән. “Казанкомпрессормаш” җәмгыяте Казан мәктәпләренә 100 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәткән, тагын 100 мең сумны балалары беренче сыйныфка баручы предприятие хезмәткәрләренә, күпбалалы гаиләләргә, балаларын үзләре генә тәрбияләүче аналарга бүлгән.
“ТАНЕКО” ААҖ бүлгән 104 мең сум акча күпбалалы 52 гаиләгә балаларын мәктәпкә әзерләү өчен ярдәм иткән. “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы” күрсәткән хәйрия ярдәме (60 мең сум) предприятие хезмәткәрләренең, аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләр балалары өчен мәктәп кирәк-яраклары алуга тотылган. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International