Россия укытучылары Алабугада яңа укыту методикалары турында фикер алышачак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

5-7 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында унынчы халыкара мәктәп укытучылары фестивале узачак.

Педагогик форумның өч көнлек программасында йөздән артык тематик мастер-класслар, педагоглар өчен ачык лекцияләр, семинарлар, пленар сессия бар. Дискуссия мәйданчыклары да эшләячәк, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Быел фестивальгә илнең төрле төбәкләреннән 500 укытучы киллер, дип көтелә. Быел Россия укытучыларын “Үзгәрешләр мәктәбе " темасы берләштерәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, фестиваль темалары ел саен катнашучылар соравы буенча формалаштырыла. Шундый ук принцип буенча модераторлар сайлап алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International