Путин югары уку йортларын тәмамлаучыларны алдан билгеләү буенча эшкә җибәрергә тәкъдим итте

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2019 елның 1 декабренә кадәр медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны алдан билгеләү буенча эшкә җибәрү мөмкинлеге турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Элегрәк май аенда узган "Дөреслек һәм гаделлек" Медиафорумында кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Ул вакытта дәүләт башлыгы бу тема буенча Хөкүмәт, аерым алганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән фикер алышырга вәгъдә итте.

Кремль сайтында медиафорум нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләре басылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International