Россия Федерациясе мәгариф министрына сорау бирегез

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Россия Мәгариф  министрлыгының рәсми сайтында (https://edu.gov.ru/) РФ Мәгариф министры О.Ю. Васильеваның сорау бирү өчен махсус сервисы (https://edu.gov.ru/opc-view/) эшли башлады. Ул аларга яңа уку елы алдыннан укучыларның ата-аналары белән традицион очрашу кысаларында җавап бирәчәк. Сорауны 2019 елның 20 августына кадәр (бу көнне дә кертеп) бирергә мөмкин.

2019 елның 30 августында Санкт-Петербургта VI Гомумроссия ата-аналар җыелышының үзәк мәйданы белән илнең барлык төбәкләрендәге ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре элемтәгә чыгачак. Турыдан-туры диалог режимында Ольга Юрьевна Васильева илебез гомуми белем бирү системасына кагылышлы актуаль сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International